Татарстанда махсус сакланучы табигый территорияләрнең һәм аучылык җирләренең чикләрен билгеләү буенча эшләр башланды

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Узган ел ахырында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына региональ әһәмияткә ия махсус сакланучы табигый территорияләрнең (ООПТ) һәм аларның саклау зоналарының чиген билгеләү буенча эшләр йөкләнде. Әлеге эшләрнең башкаручысы итеп ТР Пространство белешмәләре фонды билгеләнде.

Бүгенге көндә 83 ООПТ һәм 79 саклау зонасы чиге урнашуын сурәтләү буенча чаралар үткәрү таләп ителә. Алар арасында чикләре элек бервакытта да билгеләнмәгән 20 өр-яңа территория бар. Алар буенча Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Фондка территориянең координаталарын һәм якына урнашу урыны схемасын тапшыра. Калган очракларда, якынча санап куелган чикләр булганда, проектка үзгәртүләр кертелә. Материалларның дөреслеге өчен Фонд хезмәткәрләре 1:2 000 и 1:10 000 масштаблы ортофотопланнарга мөрәҗәгать итә.

Чикләрне билгеләү һәм алга таба белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) кертү ООПТ статусы һәм урнашу урыны турындагы дөрес мәгълүматны күрсәтү өчен эшләнелә. Әлеге мәгълүмат махсус сакланыла торган табигый территорияләрне куллану һәм саклау өлкәсендә дәүләт надзоры нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук регионның социаль-икътисади үсешен планлаштырганда әлеге территорияләрне исәпкә алу өчен кулланыла. 

Дмитрий Лунегов, ТР Пространство белешмәләре фонды директоры:

"Барлык әзер булган махсус сакланыла торган табигый территорияләр проектларын без Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән килештерәбез. ООПТ чикләрен билгеләү безгә сакланылучы җирләрне хуҗалык һәм сәнәгать кулланылышына кертмәскә ярдәм итә. Шулай ук без аучылык җирләре чикләрен тасвирлауга туры китерү эшләрен башладык. Республика өчен бу яңа тәҗрибә, беренчел исәпләүләр буенча, безгә якынча 140 чик билгеләргә кирәк булачак".

Бүгенге көндә махсус сакланучы табигать территорияләренең 6 график тасвирламасы килештерелгән, шул исәптән табигый һәйкәлләр: Лаеш районында «Архирейское» һәм «Черное» күлләре, Арча районында Яңасала тау бите, Минзәлә районында «Шифа» чишмәсе тирәсендәге табигый комплекс, Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнарында урнашкан «Акчарлаклар колониясе». Тагын 14 проект килештерү өчен  комитетка җибәрелгән. Аучылык җирләренә килгәндә, хәзер 9 проект буенча чикләрне тасвирлауга туры китерү эшләре алып барыла, 7 чик килештерүгә юнәлдерелгән.

Чикләрне урнаштыру процессы тәмамланганнан соң, барлык белешмәләр Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International