ЕГРНны тулы һәм төгәл белешмәләр белән тулыландыруга илнең пространстволы үсеше бәйле

2025 елның 28 феврале, җомга

РФ Хөкүмәте Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры белешмәләре сыйфатын арттыру буенча комплекслы эшләрне дәвам итә.

"ЕГРНны тулы һәм төгәл белешмәләр белән тулыландыруга җир һәм күчемсез милек өлкәсендә хезмәт күрсәтүнең нәтиҗәлелеге һәм сыйфаты, шулай ук илнең пространстволы үсеше бәйле. Әлеге эш нәтиҗәсе, беренче чиратта, регион дәрәҗәсендә активлылыктан һәм процессларда катнашудан тора. Моңа бәйле рәвештә Россия Президентының вәкаләтле вәкилләре аппаратлары белән төбәк җитәкчеләре арасында үзара хезмәттәшлек булдырылды", - дип хәбәр итте Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.

Аның сүзләре буенча, чикләрнең координаталы тасвирламасы булган җир кишәрлекләре саны 10 регионда аеруча арткан. Лидерлар арасында - Татарстан Республикасы, Кырым һәм Севастополь, Мәскәү, Свердлау һәм Ставрополь өлкәләре.

Чикләре билгеләнгән җир кишәрлекләре саны артуы комплекслы кадастр эшләрен үткәрү белән бәйле. Соңгы 5 елда андый эшләр 4 млн күчемсез милек объектлары буенча башкарылды.

Правительство России

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International