РФ Хөкүмәтенең 122 нче номерлы Карары белән (02.02.2024) территорияне планлаштыру документларын әзерләү Кагыйдәләре расланды.
Фәнил Әһлиуллин "Реальное время" интернет-газетасына биргән интервьюда җир спекулянтларына карата ашырылучы чаралар, аварияле дәүләт мөлкәте, сәүдә үзәкләре өчен салымнар һәм күпбалалы гаиләләр өчен участок дефициты турында сөйләде.
Әлеге әңгәмәнең бер өлеше белән танышырга тәкъдим итәбез.
Россия Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка юлламасы барышында яңа милли проект булдыру турында игълан итте. Ул "Кадрлар" дип аталачак.
Бүген ТР Пространство белешмәләре фондына эшлекле визит белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов килде.
Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды җитәкчелеге Казан федераль университетында астрономия һәм космик геодезия кафедрасы студентлары белән очрашу үткәрде.
Теләсә кайсы товарны яисә хезмәтләрне сатып алу касса чегы рәвешендә үз финанс эзен калдырырга тиеш. Сатып алучы товар сатып ала һәм сатучыга акчаны тапшыра, сатучы үз чиратында бу фактларны бөтен кирәкле мәгълүмат белән касса чегы белән раслый.
30.12.2015 елда чыгарылган 431-ФЗ номерлы "Геодезия, картография һәм пространство белешмәләре һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәртүләр кертү турындагы" Федераль законга 2024 елның 1 апреленнән үзгәрешләр кертеләчәк.
Бүген ТР Пространство белешмәләре фондында җитәкчелек өчен "Коррупциягә каршы көрәш" темасына семинар узды. Лектор буларак персонал белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Татьяна Никитина чыгыш ясады.
Республиканың вәкаләтле министрлыклары, ведомстволары, тәэмин итүче һәм челтәр оешмалары тарафыннан "Бердәм килештерү кабинеты" системасында уртак эг регламентын булдыру дәвам итә. ТР Пространство белешмәләре фонды әлеге системаның операторы булачак. Эш тәртибе кичә чираттагы уртак киңәшмәдә сөйләшенде.
ТР Пространство белешмәләре фонды тарафыннан ТР Югары төгәллекле позицияләү системасын модернизацияләү һәм төптән яңарту вариантларын өйрәнү, тәкъдимнәр җыю эше дәвам итә.