Пространство белешмәләре фонды беренче кварталда башкарган эш йомгаклары буенча хисап бирде

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

Агымдагы елның беренче кварталында Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондының электрон мәгълүмат базасына республиканың дәүләт хакимияте органнары, аларның ведомство буйсынуындагы учреждениеләре, җирле үзидарә органнары һәм юридик затлар тарафыннан оештырылган 272 геодезия һәм картография эшләре материалы кертелде. Фондны һәм каталогны алып бару бүлеге белгечләре тарафыннан даими рәвештә пространство белешмәләре тапшыруга гаризалар эшкәртелә.

Татарстан Республикасының географик объектлары атамалары каталогы өстендә дә эш дәвам итә. Бүгенге көндә каталогта рус телендә 653 атама бар, шулардан 4 549 объект татар телендә билгеләнгән. “Татар телендә ТР географик объектлары атамалары каталогын алып бару турындагы Нишезләмәне раслау турында” ТР Министрлар Кабинеты карары проекты әзерләнде, документ хәзерге вакытта ведомствоара килештерүен уза.

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсе буенча Пространство белешмәләре фонды тарафыннан республика буенча генераль планнарны һәм ПЗЗны инвентаризацияләү процессы алып барыла. Бүгенге көндә 781 муниципаль берәмлек составына керүче барлык торак пунктларның чикләре Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелгән. Төрле проект оешмаларында 104  генераль план проекты эшләнелә, тагын 28 - чиратта.

Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә килгәндә, 1 квартал ахырына 409 муниципаль берәмлек составына керүче барлык территориаль зоналарның чикләре ЕГРНга кертелде. Төрле проектлы оешмаларда 180 ПЗЗ проекты эшләнелә.

Моннан тыш, Фонд адресына закон таләпләрен тикшерү өчен 23 генераль план, 1 территориаль планлаштыру схемасы, 1 мастер-план, 14 территорияне планлаштыру проекты һәм газ бүлү челтәрләренең 6 саклау зонасы кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International