Бүген «Без чисталык өчен» Бөтенроссия өмәләр атнасы старт алды. ТР Пространство белешмәләре Фонды коллективы да читтә калмады.
Җыештыру инвентаре белән коралланып, хезмәткәрләр офис бинасы тирәсен чүп-чардан, тузаннан, коелган яфраклардан һәм иске үләннән чистарттылар. Эш кабинетлары, гомуми файдаланудагы бүлмәләр дә тәртипкә китерелде.