Бүген "Бердәм килештерү кабинеты" проектын гамәлгә ашыру буенча узган атналык киңәшмә кысаларында республиканың ресурс белән тәэмин итү оешмаларын системага кушу сораулары каралды.
ВКС-киңәшмәдә ТР Пространсто белешмәләре фонды, ТР Цифрлы трансформацияләү үзәге һәм "Таткоммунэнерго" РПО" АҖ вәкилләре катнашты.
"Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре" платформасының Бердәм килештерүләр кабинеты (ЕКС) узган ел булдырылды. Аның ярдәмендә республиканың ресурс белән тәэмин итүче оешмалары (РСО) кыскартылган вакыт аралыгында инженер челтәрләренә технологик тоташтыруны гамәлгә ашыра алачак. Моның өчен проект катнашучыларына ЕКС операторы - ТР Пространство белешмәләре фонды белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзергә кирәк.
Хәзерге вакытта планда 240 оешма катнашучы буларак карала, шуларның 111-е РСО.