Казанда кадастр инженерлары эшчәнлеге проблемаларына багышланган семинар узды

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

Җомга көнне Татарстан Республикасының Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте Идарәсе мәйданчыгында “Кадастр инженерлары эшчәнлегенең актуаль проблемалары” семинары үтте. Әлеге чара “Идел буе кадастр инженерлары ассоциациясе” һәм Татарстан Росреестры тарафыннан оештырылды.

Семинарда ТР Пространство белешмәләре фондының кадастр эшчәнлеге һәм җир төзелеше бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сәмигуллина да катнашты.

Чараны башлап җибәргәндә Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Нияз Галиәкбәров катнашучыларның игътибарын 2025 елда гамәлгә кергән күчемсез милек өлкәсендәге бик күп яңа законнар чыгуына җәлеп итте: “Иң элек, бу семинарда күчемсез милек базарының профессиональ катнашучыларыннан кире элемтә алырга, алардан проблемаларны ишетеп, килеп чыккан сорауларны ачыкларга телибез”.

Иң мөһим үзгәрешләрне №1 дәүләт кадастр хисабы һәм күчемсез мөлкәтенә хокукларны дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Алсу Сафина барлап чыкты. Кадастр эшчәнлегенең агымдагы торышы турында “Поволжье” АКИ СРО башкарма директоры Вадим Савельев сөйләде. Ул кадастр инженерлары арасындагы конкуренцияне бәяләр белән түгел, эш сыйфатын арттыру, заказчылар белән эшләгәндә уңайлыклар тудыру юлы белән хәл итергә чакырды. Моның өчен иң нәтиҗәле мөмкинлек – теркәүче орган белән кадастр хисабына һәм хокук теркәвенә документлар тапшырганда тулы электрон эш итү.

Семинар азагында һәр кадастр инженеры кадастр хисабына документлар әзерләгәндә килеп чыккан сорауларны экспертларга биреп, аларга тулы җавап алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International