Татарстан Республикасында Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын тулыландыру эшләре дәвам итә

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

Апрель аенда Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) Татарстан Республикасының 400ләп территориаль зона чиге турындагы белешмә кертелде. Теркәлгән чикләр саны, нәтиҗәдә, 12 628 данә тәшкил итте.

Әлеге зоналар Азнакай, Баулы, Биектау, Кайбыч, Яңа Чишмә, Ютазы районнары һәм Казан шәһәре территориясендә урнашкан. Нигездә, бу – авыл хуҗалыгы җирләре, шәхси-торак төзелеше, социаль объектлар, җирләү урыннары, шулай ук бакчачылык, ял итү, универсаль-торак һәм иҗтимагый зоналар.

Шулай ук республикада торак пункт чикләре турындагы белешмәләр җыю буенча да эшләр дәвам итә. Апрельдә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына Кама Тамагы районының 5 торак пункты, Биектау һәм Буа районының берешәр торак пункты чикләре турындагы белешмәләр кертелде. Шул рәвешле, теркәлгән чикләрнең гомуми саны 2 837 данә тәшкил итте (гомуми саннан 91%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International