Әгерҗе, Бөгелмә, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Норлат, Саба, Теләче, Алабуга районнары, шулай ук Казан шәһәре территорияләрендә региональ әһәмияткә ия комплекслы кадастр эшләре алып барыла.
Эшләр башлануы турындагы хәбәр Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында урнаштырылган. Эшләр регионнарны үстерүгә юнәлдерелгән "Пространство белешмәләре мили системасы" РФ дәүләт программасы кысаларында уза. Аның максаты - Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында җыелырга тиешле мәгълүматлар - җир кишәрлекләре, биналар, төзелеп бетмәгән корылмалар чиге урнашуын төгәлләштерү. Аннан тыш, белешмәләрне тикшерү вакытында реестр хаталары да төзәтелә.
Комплекслы кадастр эшләрен үткәрүгә дәүләт контракты ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР буенча "Роскадастр" ГХК филиалы арасында төзелде. Эшләр республика бюджеты хисабына үткәрелә.
"Комплекслы кадастр эшләре кадастр кварталы территориясендә урнашкан барлык җир кишәрлекләренә карата берьюлы үткәрелә. Күчемсез милек хокукына ия булучылар өчен бу процедура түләүсез, шул ук вакытта алар бу эшләрне башкаруга комачауларга хокуклы түгел һәм күрсәтелгән күчемсез милек объектларына керүне тәэмин итәргә бурычлы. Милекчеләр кадастр инженерларына булган барлык материалларны һәм документларны бирә алалар. Чикләрне ачыклау күчемсез милек белән килешүләр төзегәндә проблемаларны булдырмаска һәм күршеләр белән бәхәсле моментларны җайга салырга ярдәм итәчәк», - дип хәбәр итте ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов.
2022-2024 елларда Татарстан территориясендә 145 кадастр кварталына карата Комплекслы кадастр эшләре башкарылды, 60 меңнән артык күчемсез милек объекты чиге төгәлләштерелде.