ТР Пространство белешмәләре фонды хезмәткәрләре балалары СВОда катнашучыларны Җиңү көне белән котлады

2025 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

Җиңү көне алдыннан Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды хезмәткәрләре балалары «Своих не бросаем” акциясенә кушылып, СВОда катнашучылар өчен котлау рәсемнәре әзерләде.

Барлык эшләр Фондның делопроизводство секторының әйдәүче белгече Анжелика Абдрахмановага тапшырылды. Ул исә, кызы белән берлектә, бүген Республика клиник хастаханәсендә тернәкләнүче һәм дәваланучы махсус операция катнашучылары янына барып кайтты.

Хастаханәдә ятучы егетләр, Анжелика Рафаэлевна сүзләре буенча, бүләкләргә шатланып, балаларның иҗатын бик сөенеп кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International