ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Кичә ТР Пространство белешмәләре фонды" вәкилләре ТР "Татарстан Республикасында җир кулланылышы һәм төзелеше кагыйдәләре проектларын әзерләү буенча методик таләпләр" альбомы презентациясендә булып кайтты.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Федерация Советы әгъзалары белән очрашуда РФ 2030 елга кадәрле пространство үсеше стратегиясен декабрьгә кадәр расларга планлаштыруы турында хәбәр итте.


21
июнь, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондының геодезия һәм картография идарәсе хезмәткәрләре директор Дмитрий Лунегов һәм аның урынбасары  Дмитрий Малинин белән берлектә торак пункт һәм территориаль зоналар чикләре өчен xml-схемалар формалаштыру сораулары буенча киңәшмәдә катнаштылар.


20
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә юридик фәннәр докторы, профессор О.Л.Дубовик истәлегенә "Экология, җир һәм аграр хокук үсешенең заманча тенденцияләре"  VI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе үзде. Аны Россия Фәннәр академиясенең Дәүләт һәм хокук Институты оештырды.

Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин республика Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте. Ул - Азат Кадыйров, элек РФ спорт министрының беренче урынбасары вазыйфасын биләгән иде.


18
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген ВКС режимында ТР Пространство белешмәләре фонды, ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге вәкилләре һәм пространство белешмәләре региональ порталы җитештерүчеләре белән эшлекле очрашу узды.


14
июнь, 2024 ел
җомга

Кичә Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген булдыру һәм эшләве буенча эшче төркеменең киңәшмәсе кысаларында пространство белешмәләре кулланучыларын бердәм метабелешмәләр базасына иңдерү сроклары тәкъдим ителде.


11
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды тарафыннан рус һәм татар телләрендә, шулай ук республика территориясендә тупланып яшәүче халыклар телләрендә Татарстанның географик объектлары атамаларын төгәлләштерү эшләре үткәрелә.


10
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

26-27 августта Казанда Татарстан нефтегазохимия форумы кысаларында “Геодезия һәм геомәгълүмати системаларының актуаль сораулары” ХII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.


7
июнь, 2024 ел
җомга

Кичә ТР Дәүләт Советы утырышында республиканың Менделеевск һәм Түбән Кама муниципаль районнары территорияләре чикләрен үзгәртүне күздә тоткан закон проектлары беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International