26-28 августта Казанда Россиянең нефть-газ тармагының иң эре халыкара чараларының берсе —Татарстан нефть-газ химиясе форумы узачак.
Форум нефть-газ предприятиеләре арасында эшлекле хезмәттәшлекне киңәйтү, заманча технологияләр һәм җиһазларны алга җибәрү, шулай ук идеяләр алмашу, шушы тармакның төп темалары буенча актуаль мәгълүмат алу, сәнәгать һәм бизнес җәмәгатьчелегенең эшлекле очрашуларын уздыру өчен нәтиҗәле мәйданчык булып тора.
Форум кысаларында 26 һәм 27 августта «Геодезия һәм геомәгълүмат системаларының актуаль мәсьәләләре» фәнни-гамәли конференциясе планлаштырылган.
Әлеге конференцияне оештыруда Татарстан Республикасының Пространство белешмәләре фонды ел саен катнаша, быелда чараны үткәрү өчен җаваплылык турыдан-туры Фондка йөкләнгән. Оештыру өчен җаваплы хезмәткәрләр әзерлекнең югары дәрәҗәсен һәм конференцияне үткәрүнең нәтиҗәлелеген тәэмин итү өчен күп көч куялар.
Конференциянең беренче көне Лаеш районы, Олы Кабан авылы, күргәзмә урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә үтә. Икенче көне Яшел урам, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеттының «Геодезия» яңа фәнни-белем бирү үзәгендә узачак.
Конференция кысаларында докладлар тыңлау һәм территорияләрнең геодезия инфраструктурасын формалаштыру, эксплуатацияләү һәм камилләштерү проблемаларына һәм перспективаларына, шулай ук кайбер башка мөһим аспектларга кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.