Узган атнада эш визиты белән ТР Пространство белешмәләре фондына Мәскәүдән — су белән тәэмин итү һәм су агызу Милли ассоциациясе президенты Светлана Гафарова килде.
Эш сәфәренең максаты авыл торак пунктларында агып төшүче суларны җыю, чистарту һәм алардан нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре буенча Фонд һәм милли ассоциация арасында үзара хезмәттәшлек булдыру иде.
Территорияне планлаштыруның генераль планнарын һәм проектларын эшләү барышында яңа территорияләрне үстерү мәсьәләсе туа, ул гамәлдәге һәм төзелә торган барлык объектларны инженерлык инфраструктурасы челтәрләре, шул исәптән су агызу челтәрләре белән комплекслы тәэмин итүне күздә тотарга тиеш.
Су агызу мәсьәләсе төрле территорияләргә кагыла: авыл хуҗалыгы, сәнәгать, автомобиль юллары, сәнәгать мәйданчыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре.
Очрашу вакытында Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондының экологик озата бару секторы башлыгы Татьяна Копотева үзәкләштерелгән су агызу системалары булмаган авыл җирләре өчен әлеге проблеманың зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Еш кына агызу җайланмалары озын арага сузылмаган һәм суы аз булу белән характерланган су объектлары ташлау нокталарын оештыру өчен яраклы түгел, шуңа күрә алар дәүләт су реестрында теркәлмәгәнгә яки «Махсус сакланылучы табигать территорияләре» статусына ия, дип сөйләде ул.
Светлана Гафарова бу проблеманың Россиянең башка регионнары өчен дә актуаль булуын искәртте.
Очрашу нәтиҗәләре буенча билгеләнгән проблеманы нәтиҗәле хәл итү өчен эшче төркем формалаштыру турында карар кабул ителде.