Граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен ТР Рәисе премиясен бирү комитеты 2025 елның 26 августында Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен ТР Рәисе премиясен алуга документлар кабул итә башлау турында хәбәр итә.
Премиягә дәгъва кылучы, Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән коммерциягә карамаган оешмалар, республика башкарма хакимият органнары каршындагы Иҗтимагый советлар, Татарстан Республикасының тиешле муниципаль берәмлекләрендә төзелгән иҗтимагый советлар тарафыннан сайлап алына.
Премия бирелә:
Премиягә дәгъва кылучылар комитетка түбәндәге документларны тапшыралар:
а) премиягә дәгъва кылучыны күрсәтү турында үтенечнамә;
б) премиягә дәгъва кылучының анкета күрсәткечләре;
в) премиягә дәгъва кылучының премиягә тәкъдим ителгәнгә кадәр бер еллык эшчәнлеге турында мәгълүмат;
г) премиягә дәгъва кылучының Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше турында мәгълүмат;
д) премиягә дәгъва кылучының проектларын (инициативаларын) гамәлгә ашыру йомгаклары буенча ирешелгән социаль эффект турында күрсәтмә күзаллау бирә торган гамәлгә ашырылган проектларның (инициативаларның) тасвирламасы һәм өстәмә материаллар.
Дәгъва кылучыларның документлары 2025 елның 26 августыннан 29 сентябренә кадәр (шул исәптән) Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт.
Элемтә өчен телефон: (843) 567-80-99.
Общественная палата РТ