2025 елның 26-28 августында Казанның «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Геодезия һәм геомәгълүмат системаларының актуаль мәсьәләләре» XIV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Бу чара геодезия өлкәсендә инновацияләрне үстерүгә, алдынгы геомәгълүмати чишелешләрне һәм заманча технологияләрне гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән уникаль проекттан гыйбарәт. 14 ел дәвамында конференция идеяләр алмашу, геодезия, геомәгълүмат һәм картография индустриясе белгечләре һәм фәнни җәмәгатьчелеге белән тармакның төп мәсьәләләре турында фикер алышу өчен традицион мәйданчыкка әйләнде.
Чараны оештыручылар: ТР Министрлар Кабинеты, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Пространство белешмәләре фонды, Казан федераль университеты, «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге.
Фәнни-гамәли конференцияне оештыручыларның берсе булган ТР Пространство белешмәләре фондында бу атнада катнашучыларны теркәү, чыгышлар программасын әзерләү һәм башка мәсьәләләрне хәл итү буенча актив эш алып барыла.
Конференциянең онлайн-транцляциясен шушы сылтама аша карап булачак: https://rutube.ru/video/11e73dac89958d0dde9cc94925c5d4c0/