"Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ директорының 2025 елның 13 гыйнварында чыккан №1-ф боерыгы белән Мактау тактасына түбәндәге хезмәткәрләр кертелде
ТР Пространство белешмәләре фондында гомуми күләме 22 ТБ тәшкил иткән 6 меңгән артык материал саклана.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Кыямов муниципаль районнар белән генераль планнар һәм ПЗЗлар эшләү сораулары буенча видео элемтәш аша киңәшмә үткәрде.
Милли максатларга ирешер өчен пространство үсешенең камил системасын формалаштыру, икътисадның территориаль оештыру формаларын эзләү, илнең инфраструктура һәм икътисади каркасын булдыручы терәк торак пунктларын үстерү - бу һәм башка бурычлар 2036 елга кадәрге прогнозны үз эченә керткән 2030 елга кадәрге Пространство үсеше стратегиясендә чагылыш тапты.
Хөрмәтле татарстанлылар, хезмәттәшләр, сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз!
2024 елда Росреестр Пространство белешмәләре милли системасының икенче чиратын гамәлгә кертте. Аның кысаларында системага Гаммәви кадастр картасы күчерелде, шулай ук яңа сервислар ачылды.
Бүген без генераль планнарның социаль-икътисади үсеш өлешенә профильле белгечләр - икътисадчылар керткән өлеш турында сөйләргә булдык.
Федерация Советы территорияләрдән файдалануның махсус шартлары булган зоналарны (ЗОУИТ) хокукый җайга салуны камилләштерү буенча чаралар комплексы каралган федераль законны хуплады. Үзгәрешләр җир мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендәге, барыннан да элек, территорияләрне үстерү мәсьәләләрендәге киртәләрне бетерүгә юнәлдерелгән.
ТР Пространство белешмәләре фонды җитәкчеләре Бердәм килештерү кабинеты (ЕКС) операторлары - республиканың министерство һәм ведомстволары - муниципаль районнары белән уртак киңәшмәдә катнашты. Очрашу кысаларында районнарда ЕКС системасында эшләү өчен җаваплы белгечләрне укыту үткәрелде.
Дәүләт хакимияте органнарын, җирле үзидарә органнарын, физик һәм юридик затлары пространство белешмәләре белән тәэмин итү өчен Бердәм электрон картографик нигезне (ЕЭКО) булдыру һәм яңарту эшләре дәвам итә.