Агымдагы елның өч кварталында Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондының электрон мәгълүмат базасына республиканың дәүләт хакимияте органнары, аларның ведомство буйсынуындагы учреждениеләре, җирле үзидарә органнары һәм юридик затлар тарафыннан оештырылган 2051 геодезия һәм картография эшләре материалы кертелде. Фондны һәм каталогны алып бару бүлеге белгечләре тарафыннан даими рәвештә пространство белешмәләре тапшыруга гаризалар эшкәртелә.
Татарстан Республикасының географик объектлары атамалары каталогы өстендә дә эш дәвам итә. Бүгенге көндә каталогта рус телендә 4 664 атама бар, шулардан 4 630 объект татар телендә билгеләнгән. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы географик объектлары исемнәре каталогын татарс телендә алу бару” турындагы 2025 елның 6 сентябрендәге 667 номерлы карары расланды.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы йөкләмәсе буенча Пространство белешмәләре фонды тарафыннан республика буенча генераль планнарна һәм җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен инвентаризацияләү эше алып барыла. Бүгенге көндә 802 муниципаль берәмлек составына керүче барлык торак пунктларның чикләре Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелгән.
Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә килгәндә, III нче квартал ахырына 536 муниципаль берәмлек составына керүче барлык территориаль зоналарның чикләре ЕГРНга кертелде. Төрле оешмаларда җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре буенча 267 проект эшләнелә.
Моннан тыш, быел 9 ай эчендә Фонд адресына закон таләпләрен тикшерү өчен 27 генераль план, 4 территориаль планлаштыру схемасы, 2 мастер-план, 48 территорияне планлаштыру проекты һәм газ бүлү челтәрләренең 33 саклау зонасы кабул ителде.