Росреестр территориаль зоналар, торак пунктлар һәм җир участоклары чикләре турындагы белешмәләрне ЕГРНга кертүне җиңеләйтергә тәкъдим итте. Әлеге законопроаект норматив хокукый актлар проектлары порталында бастырылды.
2022 елның 1 гыйнварендә бирелгән белешмәләргә караганда, ЕГРНга торак пунктлар чикләре - 42,3% һәм терзоналар чикләре 30% кертелгән. Әлеге белешмәләр муниципалитетлар һәм регионнарның шәһәр төзелеш потенциалына йогынты ясый.
Законга караганда, участокның 75% билгеле бер торак пункт чикләрендә булган очракта, Росреестр торак пункт чикләре турындагы белешмәләрне һәм үзгәртүләрне үзлектән кертергә мөмкин.