12 февральдә Казанда «Россия Чаңгы юллары – 2022” Бөтенроссия массакүләм ярышлары үткәрелә. Биредә ТР Пространство белешмәләре фонды хезмәткәрләре дә катнашырга теләк белдерде.
Бүген ярышка теркәлкән катнашучыларга тантаналы рәвештә старт комплектлары таратылды: шәхси номерлы жилетлар һәм махсус баш киемнәре. Спортчыларга, гадәттәгечә, фонд директоры Айрат Усманов теләкләрен дә җиткерде: күңел күтәренкелеге, көч һәм матур уңышлы финиш теләде ул аларга. Шулай ук хезмәткәрләрнең мондый чараларда катнашуы сәламәт яшәү рәвеше пропагандасы белән беррәттән коллективта дустанә мөнәсәбәтләр тудыруга этәргеч бирүен дә ассызыклады.