ТР ПБФ хезмәткәрләре республика кан банкын тулыландырды

2022 елның 11 феврале, җомга

Бүген ТР ПБФ хезмәткәрләре Казанның Республика кан үзәгендә чираттагы тапкыр кан тапшырды.

Кан банкы, ким дигәндә, 1,5 литрга тулыландырылды. Кан үзәгенә бару фондның персонал белән идарә итү бүлеге тарафыннан өч айга бер оештырыла. Бу юлы хезмәткәрләр медицина оешмаларында шулай ук бик кирәкле кан плазмасын тапшыруга да язылды.

 “Мин канны инде икенче тапкыр тапшырам. Сәламәтлеккә дә файдалы, башкаларга да ярдәме зур. Бәлки, алдагы көннәрдә кемнеңдер гомерен саклап калуга өлешем тияр” – дип уртаклашты матди-техник бүлеге баш белгече Гөлия Шаммасова.

Белешмә. Канны 18 яше тулган һәм тән авырлыгы 50 килограммнан арткан һәркем тапшыра ала. Донорның үзе белән СНИЛС һәм паспорт булырга тиеш. Донация алдыннан табиблар бармактан кан алачак, трансфузиолог белән аралашу узачак. Кан анализы буенча кан төркеме, резус-фактор, организмдагы ялкынсыну һәм башка авырулар барлыгын тикшерәчәкләр. Әмма, медицина каршылыклары да булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International