Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы астындагы “ТР Пространство белешмәләре фонды”нда төбәк фондлары булдыру сораулары һәм тәкъдимнәре каралды.
ТР ПБФ оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашуны үтенеп, “Сахалин өлкәсе региональ шәһәр төзелеше үзәге” ДКУ вәкилләре мөрәҗәгать итте. Хәзерге вакытта алар Сахалин өлкәсе Пространство белешмәләре фондын оештыру эшләре белән шөгыльләнәләр. ТР ПБФ белгечләре Сахалин өлкәсе коллегалары сорауларына җавап биреп, агымдагы кыенлыкларны хәл итү юлларын аңлатты, шулай ук региональ фонд оештыру барышында килеп туарга мөмкин проблемалар турында да кисәтте.
ВКС ахырында катнашучылар алга таба да хезмәттәшлек итү һәм сөйләшүләргә күптән түгел оештырылган ТР Пространство планлаштыруы институты белгечләрен дә җәлеп итү турында килештеләр.