Безнең хезмәттәшләр "Россия Чаңгы юлы - 2022" Бөтенроссия чаңгы ярышларында катнашып, 2 километр озынлыктагы дистанцияне җиңеп чыктылар.
Бу ярышта җиңелүчеләр юк, ди оештыручылар. Финишка килеп җиткән һәркем җиңүче булып санала. Чараның төп максаты - олы һәм кече яшьтәгеләрне чаңгыда йөрүгә өндәү, шулай ук халык арасында спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Ярышлардан фоторепортаж тәкъдим итәбез.