“Геодезия, картография һәм пространство белешмәләре үзәге” ФДБУ сайтында РФ субъектларында, шул исәптән Татарстанда да, бердәм электрон картографик нигезе белешмәләре барлыгы турында актуаль мәгълүмат формасын күрсәтүче яңартылган картограммалар урнаштырылды: https://cgkipd.ru/CECD/maps/.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Удмуртия вәкилләре катнашында чикне билгеләү буенча эш төркеме киңәшмәсе узды.
Татарстан районнары һәм Пространство белешмәләре фонды тарафыннан территориаль планлаштыру схемасына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пунктлар чикләрен билгеләү өчен документларны әзерләү дәвам итә.
"ТР ПБФ" ДБУ Республиканың дәүләт телләрендә, шулай ук Россия Федерациясе халыкларының башка телләрендә Татарстанның географик объектлары атамалары каталогын алып бару эшләрен дәвам итә.
Татарстан Республикасы чиген билгеләү буенча эш төркеме чираттагы атналык киңәшмә үткәрде. Биредә Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин, "ТР Пространство белешмәләре фонды" ДБУ директоры Айрат Усманов, директор урынбасары Руслан Комаров, геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин катнашты.
Бүген "ТР Пространство белешмәләре фонды" ДБУ җитәкчелеге видеоэлемтә ярдәмендә ТР Президенты Аппараты, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, "Транснефть-Прикамье" АҖ, Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ, "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ вәкилләре белән торак төзелеше объектларына магистраль трубопроводларының рөхсәт ителгән аралыклар зоналары сораулары буенча киңәшмә үткәрде.
Бүген “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ җитәкчелеге видеоэлемтә аша Татарстанның муниципаль районнары башкарма комитеты җитәкчелеге, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.
"Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды турындагы" 1133 номерлы (14.12.2018) ТР Министрлар Кабинеты карарына үзгәртүләр кертү турындагы" 222 номерлы (11.03.2022) ТР Министрлар Кабинеты Карары белән ТР Пространство белешмәләре фонды турындагы Нигезләмә расланды.
Мартның икенче якшәмбесендә Россия геодезистлары һәм картографлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Россия Федерациясе Президентының 2000 елның 11 ноябрендәге Указы белән билгеләнгән Россия геодезия һәм картография хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр. Бәйрәм көне очраклы гына сайланмаган - нәкъ менә 1720 елның мартында Петр I Россия империясендә картографик төшүгә нигез салучы Указга кул куйган.
Чын күңелдән котлыйбыз!