Татарстан районнарына СТП аша торак пунктлар чикләрен билгеләү тәртибен аңлаттылар

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Бүген “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ җитәкчелеге видеоэлемтә аша Татарстанның муниципаль районнары башкарма комитеты җитәкчелеге, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.

Көн кадагына территориаль планлаштыру схемасына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пунктлар чикләрен билгеләү сораулары чыгарылды. Аңа кадәр Фонд белгечләре тарафыннан ТР барлык муниципаль районнары анализланып, әлеге схема буенча эш алып барылырга мөмкин булган торак пунктлар исемлеге төзелде.

Бүгенге көндә Әгерҗе, Арча, Әлки, Алексеевск, Актаныш, Әлмәт һәм Спас муниципаль районнары барлык кирәкле документларны тапшырып, ТР ПБФ белән СТП аша торак пунктлар чикләрен билгеләү турындагы килешүләр төзеде. Тагын 20 район эшкә алынырга тиешле торак пунктлар исемлеге тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International