Татарстан Республикасы чиген билгеләү буенча эш төркеме чираттагы атналык киңәшмә үткәрде. Биредә Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин, "ТР Пространство белешмәләре фонды" ДБУ директоры Айрат Усманов, директор урынбасары Руслан Комаров, геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин катнашты. Видеоэлемтә ярдәмендә бирегә Кадастр палатасы, Татарстанның Росреестр идарәсе һәм республикада Дәүләт милке Идарәсе буенча Федераль Агентлыгының Территориаль Идарәсе дә кушылды.
Катнашучылар схема нигезендә хисапка куелган һәм чик проекты белән кисешүләре булган урман участокларын карап чыктылар (Марий Эл белән чиктә - 3 участок, Самара өлкәсе белән - 1).