Россия субъектларының ЕЭКО белешмәләре белән картографик тәэмин ителүе турындагы мәгълүмат яңартылды

2022 елның 29 марты, сишәмбе

“Геодезия, картография һәм пространство белешмәләре үзәге” ФДБУ сайтында РФ субъектларында, шул исәптән Татарстанда да, бердәм электрон картографик нигезе белешмәләре барлыгы турында актуаль мәгълүмат формасын күрсәтүче яңартылган картограммалар урнаштырылды: https://cgkipd.ru/CECD/maps/.

Әлеге ЕЭКО барлык кызыксынган затларга электрон рәвештә тапшырыла, аның өчен гариза юллау сорала:

- Дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре гаризаны электрон документ рәвешендә бердәм ведомствоара электрон аралашу системасы (СМЭВ) аша җибәрә ала;

- Физик һәм юридик затлар федераль пространство белешмәләре порталының шәхси кабинетында гариза тутырыра ала: https://portal.fppd.cgkipd.ru/

Гариза көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән җибәрелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International