Бүген "ТР Пространство белешмәләре фонды" ДБУ җитәкчелеге видеоэлемтә ярдәмендә ТР Президенты Аппараты, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, "Транснефть-Прикамье" АҖ, Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ, "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ вәкилләре белән торак төзелеше объектларына магистраль трубопроводларының рөхсәт ителгән аралыклар зоналары сораулары буенча киңәшмә үткәрде.
Әлеге мәгълүмат генераль планнар, җир һәм төзелеш кагыйдәләре, территорияләр планы проектлары төзелгәндә кулланыла. Шулай ук киңәшмәдә торак пунктлар янәшәсендә урнашкан торбаларның төгәл күчәрләрен билгеләү соравы да күтәрелде.