Татарстан һәм Удмуртия чигендәге бәхәсле фрагментлар каралды

2022 елның 29 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Удмуртия вәкилләре катнашында чикне билгеләү буенча эш төркеме киңәшмәсе узды.

Очрашуда ике субъект арасында калган барлык бәхәсле фрагментлар каралды, шул исәптән урман участоклары да. Шулай ук техник кисешүләр табылган чикләрнең мәйданы һәм эш күләме балансын исәпләү тәртибе дә билгеләнде.

Фикер алышуда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Удмуртиянең Мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Пространство белешмәләре фонды, шулай ук ике төбәкнең дә Урман хуҗалыгы министрлыклары һәм Росреестр идарәләре вәкилләре катнашты. Киңәшмә ахырында регионнар арасындагы чикне билгеләү буенча килешүнең форматына да ачыклаулар кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International