"ТР ПБФ" ДБУ ТР географик объектлары атамалары каталогын алып бару эшләрен дәвам итә

2022 елның 25 марты, җомга

"ТР ПБФ" ДБУ Республиканың дәүләт телләрендә, шулай ук Россия Федерациясе халыкларының башка телләрендә Татарстанның географик объектлары атамалары каталогын алып бару эшләрен дәвам итә.

Татарстан территориясендә РФ башка телләрендә аралашучы халыклар күпләп яшәгән торак пунктларның атамаларын районнардан җыеп алынганнан соң, әлеге мәгълүмат Чувашия, Удмуртия, Марий Эл һәм Мордовия республикаларының мәдәният һәм милләт эшләре буенча министрлыкларына атамаларның дөрес язылышын тикшерү өчен юнәлдерелде. Бу чаралар әлеге халыкларның тел һәм мәдәният ихтыяҗларын канәгатьләндерәчәк һәм Татарстан Республикасының географик атамалары каталогын булдыру эшләрен тизәйтер, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International