Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрын аеруча сакланылучы табигый территорияләр һәм мәдәни мирас объектлары турында кирәкле белешмәләр белән тулыландыру буенча киңәшмә үтте.
Очрашуда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Алмаз Киямов, “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ, “Роскадастр” ГАҖ, ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты, Казанның Башкарма комитеты, Казан федераль университеты һәм Казан дәүләт медицина университеты вәкилләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды тарафыннан 29 аеруча сакланылучы табигый территорияләре (ООПТ) чикләрен төгәлләштерү эшләре башланылды. Хәзерге вакытта 27 ООПТ өстендә эшләр тәмамланды, тагын 2се – Татарстанның биологик ресурслары буенча дәүләт комитетында килештерүдә.