Кичә Төзелеш, архитектура һәм ЖКХ министрлыгында генпланнарны һәм ПЗЗ 507-ФЗ законы таләпләренә туры китерү буенча киңәшмә үткәрелде.
Утырышта Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР Пространство белешмәләре фонды вәкилләре дә катнашты. Киңәшмәдә шулай ук торак пунктлар һәм территориаль зоналар чикләрен хисапка кую буенча сораулар да күтәрелде.