Пространство белешмәләре фонды 2022 елдагы эшчәнлеге буенча хисап тотты

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Дүшәнбе ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының атналык киңәшмәсендә “ТР Пространство белешмәләре фонды” директоры Айрат Усманов 2022 елда оешманың эшчәнлеге буенча хисап тотты.

Узган ел Фондка 55,4 ГБ гомуми күләме белән 652 данә белешмә кертелде. Шулй ук белгечләр тарафыннан 20 гариза кабул ителде, республиканың барлык районнары белән килешүләр төзелде, Фонд белешмәләрен саклау системасын булдыру буенча эшләр дәвам итә.

Дәүләт телләрендә географик объектлар атамалары каталогын алып баруга килгәндә, хәзерге вакытта анда 4620 атама кертелгән, шул исәптән: рус һәм татар телләрендә 3119 торак пункт һәм 472 башка төр атамалары, 341 компактлы һәм тарихи урнашкан халыкларның телләрендә торак пункт атамалары (чуваш телендә – 230, удмурт – 73, мордва – 7, мари – 31) бар.

Биектау районында җир өсте һәм җир асты коммуникацияләрен формалаштыру һәм алып бару  буенча пилот проектларын булдыру өчен районның башкарма комитеты белән берлектә чаралар планы килешенде, су белән тәэмин итү һәм газ хуҗалыгы буенча материаллардан скан алынды. Калинино торак пункты территориясендә гааз хуҗалыгы объектларының төгәл урнашуын билгеләү һәм булган белешмәләрне тәртипкә китерү максаты белән башкарма төшерүләр оештырылды.

2022 ел азагына Татарстанның 3119 торак пунктының 1921 чиге кадастр хисабына кертелде. Ел дәвамында ЕГРНга 807 торак пункт чиге турында белешмәләр урнаштырылды, шуларның 568 – районның территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән. Аннан тыш, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы карары буенча, Фондка 158 генераль план, 104 ПЗЗ, 59 ППТ, генплан эшләү өчен 44 ТЗ һәм ПЗЗ өчен 42 ТЗ тикшерелде.

Хисапта оешманың финанс, сатып алу, кадрлар эшчәнлеге, шулай ук шәһәр төзелеше документларын инвентаризацияләү, сайтны яңарту турындагы барлык мәгълүмат күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International