4 мартта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Максим Рогожкин җитәкчелегендә РФ субъектлары – Татарстан һәм Самара өлкәсе арасындагы чикне билгеләү өчен оештырылган эш төркемеутырышы узды.
Бүген Татарстан һәм Чуваш Республикалары арасындагы чикне билгеләү буенча эш төркеме утырышында ике як вәкилләре РФ субъектлары арасындагы Килешү төзеп, аны имзаларга килешенде.
Татарстан Республикасы чиген билгеләү буенча оештырылган эш төркеме чираттагы атналык киңәшмәсен үткәрде.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт министрлыгында аерым җир кишәрлекләрен (Биектау муниципаль районының Дачное һәм Красносельский авыл җирлекләре) торак пунктлар чигенә кертү буенча киңәшмә узды. Соңрак әлеге участоклар Казан шәһәренең күпбалалы гаиләләренә тапшырылачак.
Бүген видеоэлемтә режимында торак пунктлар чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү өчен кирәкле документларны әзерләү турында киңәшмә узды.
Бүген “ТР Пространство белешмәләре фонды”нда ВКС ярдәмендә Арча һәм Кайбыч муниципаль районнары белән берлектә генераль планнар, җир кулланылышы һәм төзелеше кагыйдәләрен булдыру сораулары буенча киңәшмәләр узды.
Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды җитәкчелеге “Яшел Үзән шәһәренең архитектура һәм шәһәр төзелеш департаменты” МУП җитәкчесе Павле Сергеев белән киңәшмә үткәрде.
Бүген Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Удмуртиянең Кадастр бәяләве һәм күчемсез милекне техник инвентаризацияләү үзәгеннән килгән коллегалар булып китте. Әлеге оешма нигезендә Удмуртиянең пространство белешмәләре региональ фондын булдыру планлаштырыла.
Росреестр территориаль зоналар, торак пунктлар һәм җир участоклары чикләре турындагы белешмәләрне ЕГРНга кертүне җиңеләйтергә тәкъдим итте. Әлеге законопроаект норматив хокукый актлар проектлары порталында бастырылды.
ТР Пространство белешмәләре фонды тарафыннан Татарстан географик объектлары территориясендә компактлы яшәүче РФ халыклары телендә торак пунктлар атамаларын җыю һәм дөреслеген тикшерү эшләре алып барыла.