Узган ел составларында урман бистәләре булган авыл җирлекләре буенча мәгълүмат җыю башланган иде.
Быел “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ тарафыннан пилот режимында Норлат районы авыл җирлекләренең 5 торак пункты чиген билгеләү планлаштырыла:
1. Бутаиха поселогы, Мамык авыл җирлеге
2. Кызыл Юл поселогы, Әмзә авыл җирлеге
3. Яңа Тумба авылы, Яңа Тумба авыл җирлеге
4. Заречный поселогы, Заречный авыл җирлеге
5. Юган поселогы, Заречный авыл җирлеге
Хәзерге вакытта әлеге урман бистәләре чикләре проекты әзерләнеп, районга һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына килештерүгә җибәрелде.