Кичә Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында җитештерү практикасын үткән Казан Федераль университеты студентлары чыгарылыш квалификация эшләрен яклады.
Спас районының "Болгар шәһәре" һәм "Приволжский авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге территориясе чикләрен үзгәртү турындагы закон Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан расланды. Әлеге закон хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылды. Закон проектына материалларны "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ һәм ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре әзерләде.
"ТР Пространство белешмәләре фонды" ДБУ белгечләре тарафыннан Татарстан Республикасының югары төгәллекле позицияләү системасы (СВТП) референц станцияләре урнашу урынын тикшерү үткәрелә.
Кичә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында торак пункт чикләренә җир участокларын кертү, авыл хуҗалыгы җирләренең категорияләрен үзгәртү сорауларын карау үзенчәлекләре турында семинар үтте. Исегезгә төшерәбез, 14 апельдә Фонд КФУ белән берлектә министрлык хезмәткәрләре өчен "Пространство белешмәләре: технологияләр һәм куллану стратегияләре" темасына семинар үткәргән иде.
"Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды"нда Татарстанның экология министры урынбасары Ольга Манидичева катнашында әйләнә-тирә дөньяны саклау өлкәсендә Фонд эшчәнлеге сораулары буенча киңәшмә үтте.
ИНТЕРФАКС-НЕДВИЖИМОСТЬ хәбәр итүенчә, Пространство белешмәләре милли системасын 2024 елда пилот регионнары территориясендә сәнагәтьле куллануга кертеләчәк. Бу хакта Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский игълан итте.
Бүген "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ хезмәткәрләре Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында булып кайтты.
6 июньдә "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды"нда Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Татарстанның Мәгълүмати технологияләре үзәге, Татарстанның Цифрлы трансформациясе белгечләре катнашында киңәшмә оештырылды.
Фонд җитәкчеләре Түбән Новгород өлкәсенең Шәһәр төзелеше һәм агломерацияләр үстерү министрлыгы вәкилләре белән ГИСОГД системасыннан алынган белешмәләрне куллану тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән киңәшмәдә катнаштылар.
Хәзерге вакытта Казанның күп балалы гаиләләре өчен Татарстан Республикасының Биектау һәм Лаеш районнары территорияләрендә участоклар тәкъдим итү өчен җир кишәрлекләрен бүлү эше актив дәвам итә.