2024 елда Пространство белешмәләре милли системасын сәнагәтьле куллануга кертеләчәк

2023 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

ИНТЕРФАКС-НЕДВИЖИМОСТЬ хәбәр итүенчә, Пространство белешмәләре милли системасын 2024 елда пилот регионнары территориясендә сәнагәтьле куллануга кертеләчәк. Бу хакта Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский игълан итте.

"Безнең төп проектыбыз - Пространство белешмәләре милли системасы бердәм цифрлы платформа булдыру. Белешмәләр 20ләп федераль һәм региональ мәгълүмати системадан туплана. Киләсе елда система пилотлы регионнар территориясендә сәнагәтьле куллануга кертеләчәк", - дип белдерде Скуфинский Петербургта узган халыкара икътисади форум кысаларында.

Хәзерге вакытта әлеге проект 4 пилот регионда эшләп килә, шул исәптән, Татарстан Республикасында да. Тагын 16 регион ел ахырына кадәр кушылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International