Казан шәһәренең күп балалы гаиләләре өчен җир кишәрлекләрен формалаштыру Фонд контроле астында үткәрелә

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Хәзерге вакытта Казанның күп балалы гаиләләре өчен Татарстан Республикасының Биектау һәм Лаеш районнары территорияләрендә участоклар тәкъдим итү өчен җир кишәрлекләрен бүлү эше актив дәвам итә.

Шуңа бәйле рәвештә Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты, «Шәһәрне үстерү институты» МБУ һәм Казан шәһәре Архитектура һәм шәһәр төзелеше Идарәсе вәкилләре белән җир участокларын формалаштыру мәсьәләләре буенча даими киңәшмәләр үткәрелә. Киңәшмәдә «ТР Пространство белешмәләре фонды» ДБУ шәһәр төзелеше документларын эшләү секторы җитәкчесе Адель Сәгъдиев та катнашты. Исегезгә төшерәбез, Фонд республикада шәһәр төзелеше документларын эшләүне контрольдә тотучы башкарма хакимият органы булып тора.

Очрашуларда территорияләрне планлаштыру һәм чикләү буенча документлар эшләү, Биектау районының Дачное авыл җирлеге территориясендә җир төзелеше һәм кадастр эшләре үткәрү белән бәйле мәсьәләләр тикшерелә. Югарыда күрсәтелгән учреждениеләрнең уртак эшенең мөһим аспекты булып эшләнә торган генпланнарга үз вакытында үзгәрешләр кертү мөмкинлеге, территорияне планлаштыру проектларын эшләү процессын һәм аннан соң тикшерү вакытын тизләтү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International