"ТР Пространство белешмәләре фонды" ДБУ белгечләре тарафыннан Татарстан Республикасының югары төгәллекле позицияләү системасы (СВТП) референц станцияләре урнашу урынын тикшерү үткәрелә.
Тикшерү максаты - җиһазларның техник торышын бәяләү. Станцияләр республика буйлап "Таттелеком" электр элемтәләренең район төеннәре биналарында урнашкан, барлыгы - 16 данә исәпләнә. Референц станцияләре эшчәнлеген тикшергәннән соң, системаны яңарту һәм аны Росреестр приказлары нормалары һәм кагыйдәләренә туры китерү планлаштырыла.