ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы белән Чуваш Республикасы арасындагы чикнең узуы турындагы белешмәләр Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) кертелде. Чикнең озынлыгы – 554,62 километр тәшкил итте.


3
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы торак пунктлары чикләре турында белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү буенча эшләр дәвам итә.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов ике регион арасындагы чикнең урнашу урынын билгеләү турындагы килешүгә кул куйдылар.


30
июнь, 2023 ел
җомга

Пространство белешмәләре фондын һәм каталогын алып бару бүлеге баш белгече Яна Камшилова Роскадастр оештырган дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегендә ЕЭКО белешмәләрен куллану мөмкинлекләре турнындагы вебинарда катнашты.

Хәзерге вакытта Казанның күп балалы гаиләләре өчен Татарстан Республикасының Биектау һәм Лаеш районнары территорияләрендә участоклар тәкъдим итү өчен җир кишәрлекләрен бүлү эше актив дәвам итә.


29
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" бинасында Татарстанда Җир кулланылышы һәм төзелеше кагыйдәләрен эшләү сораулары буенча киңәшмә үтте. Очрашуда республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, "ТР Пространство планлаштыру институты" ДБУ һәм башкаручы компанияләр катнашты.

Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгында республика белән Россия Федерациясе төбәкләре арасында билгеләнгән чиккә Татарстанның муниципаль берәмлекләре чикләрен туры китерү сораулары буенча киңәшмә үтте.


28
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

Иң зур дини бәйрәмнәребезнең берсе булган Корбан гаете мөбәрәк булсын! Хәерле ниятләребез һәм изге хыял-максатларыбыз тормышка ашып, һәрбер гаиләгә бәрәкәт, күңелләргә иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт иңсен.


26
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ һәм районнарның башкарма комитетларының шәһәр төзелеше документларын әзерләү сораулары буенча чираттагы уртак киңәшмә узды. Очрашуда Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, республиканың муниципаль берәмлекләр Ассоциациясе һәм Росреестр идарәсе вәкилләре дә катнашты.


23
июнь, 2023 ел
җомга

16 июньдә Мәскәүдә юридик фәннәр докторы, профессор О.Л.Дубовик истәлегенә "Экология, җир һәм аграр хокук үсешенең заманча тенденцияләре"  VI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе үзде. Аны Россия фәннәр академиясенең Дәүләт һәм хокук Институты оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International