Спас районы Болгар шәһәре һәм Приволжский авыл җирлеге чикләрен үзгәртү турында закон расланды

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Спас районының "Болгар шәһәре" һәм "Приволжский авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге территориясе чикләрен үзгәртү турындагы закон Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан расланды. Әлеге закон хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылды. Закон проектына материалларны "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" ДБУ һәм ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре әзерләде.

Әлеге территория чикләрен үзгәртү кирәклеге анда яшәүче халыкның бервакытта ике торак пунктта яшәгән булып саналуы аркасында килеп чыкты. Расланган документ Приволжский бистәсе бөтенлеген кайтарачак. Җирле халык әлеге инициативаны хуплады, дип белгеттеләр район администрациясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International