Кичә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында торак пункт чикләренә җир участокларын кертү, авыл хуҗалыгы җирләренең категорияләрен үзгәртү сорауларын карау үзенчәлекләре турында семинар үтте. Исегезгә төшерәбез, 14 апельдә Фонд КФУ белән берлектә министрлык хезмәткәрләре өчен "Пространство белешмәләре: технологияләр һәм куллану стратегияләре" темасына семинар үткәргән иде.
Беренче сүз Фонд директоры Айрат Усмановка бирелде:
- Министерстводан җир категорияләре, функциональ зоналар, территориаль зоналар бәйләнеше, территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелешен зоналау документлары кисешүе сораулары буенча тагын бер семинар үткәрү соралды. Без өстәмә рәвештә генераль планнар килештерү сорауларын һәм проблемаларын да күтәрергә булдык. Әлеге документлар территориянең социаль-икътисади үсеше күрсәткече булып торак һәм турыдан-туры пространство белешмәләре белән дә бәйле. Аларның сыйфаты пространство белешмәләре актуальлегенә дә бәйле, - дип сөйләде ул.
Семинар барышында "ТР Милли пространство белешмәләре системасы" дәүләт программасы проекты да каралды. Аны Фонд Татарстанның алдынгы вузлары - КФУ һәм КДАУ, шулай ук "РИВЦ" АҖ белән берлектә әзерли. Максаты - Татарстанның бөтен территорисендә ЕГРНда урнаштырылган белешмәләрнең тулылыгын һәм сыйфатын тәэмин итү.
Соңыннан доклад белән "ТР ПБФ" ДБУ җитештерү идарәсе җитәкчесе Владимир Кандалинцев чыгыш ясады. Ул торак пункт чикләренә җир участокларын кертү һәм җир категорияләрен үзгәртү барышында килеп чыккан актуаль проблемалар һәм авырлыклар турында аңлатты.