Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгында республика белән Россия Федерациясе төбәкләре арасында билгеләнгән чиккә Татарстанның муниципаль берәмлекләре чикләрен туры китерү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Фикер алышуда ТР Рәисенең дәүләт-хокукый идарәсе, Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты хокукый идарәләре, Юстиция министрлыгы, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ вәкилләре катнашты. Аралашу барышында Фондның картография һәм җир төәзелеше идарәсе җитәкчесе Андрей Логашин Татарстан Республикасы законнары проектларына кертелүче техник документацияне әзерләү буенча вәзгыятьне җиткерде.
Хәзерге вакытта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ТР Пространство белешмәләре фонды тарафыннан, Татарстан чиге үзгәртелгәннән соң, чикләр һәм карта-схемалар өлешендә үзгәртүләр кертү кирәк булган муниципаль районнар исемлеге төзелә.