Бүген "Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды" бинасында Татарстанда Җир кулланылышы һәм төзелеше кагыйдәләрен эшләү сораулары буенча киңәшмә үтте. Очрашуда республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, "ТР Пространство планлаштыру институты" ДБУ һәм башкаручы компанияләр катнашты.
Биредә республикада ПЗЗ эшләү дәвамында туган агымдагы сорауларны карап чыктылар, шулай ук ТР Пространство планлаштыру институты тәкъдим иткән яңа стандартларга күчү мәсьәләсе күтәрелде. Исегезгә төшерәбез, җирлекләр ПЗЗларын Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү эшләрен 2023 елның азагына кадәр тәмамлау планлаштырыла.