Татарстан белән Чувашия арасындагы чик ЕГРНга кертелде

2023 елның 4 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы белән Чуваш Республикасы арасындагы чикнең узуы турындагы белешмәләр Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) кертелде. Чикнең озынлыгы – 554,62 километр тәшкил итте.

Чуваш Республикасы белән чикләрне билгеләү эшләре 2019 елдан бирле ТР Пространство белешмәләре фонды тарафыннан алып барылды. Чиктә Татарстан Республикасының Яшел Үзән, Кайбыч, Апас, Буа һәм Чүпрәле районнары урнашкан. Ике якның да башлангыч картографик һәм кадастр материалларын җыю һәм анализлау нәтиҗәләре буенча, 122 проблемалы участок ачыкланды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чик буе территорияләре бик тыгыз урнашкан һәм хуҗалык эшчәнлегендә актив кулланыла. Ике якның да барлык мәйданнары диярлек кадастр исәбенә куелган.

Регионнар арасында чикне билгеләү турындагы килешү узган елның май аенда имзаланган иде.

2023 елның июнендә җир төзелеше эше Росреестрның дәүләт экспертизасыннан уңай бәяләмә алып, материаллар Татарстан буенча “Роскадастр” ГХК филиалына ЕГРНга кертү өчен тапшырылды.

Нәтиҗәдә, Татарстан белән Чувашия арасындагы чик үзенең тарихи конфигурациясен үзгәртмәде. Килешү этаплары барышында төрле документларда яшәп килгән чикнең картографик сурәтендәге аңлашылмаучанлыклар хәл ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International