Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов ике регион арасындагы чикнең урнашу урынын билгеләү турындагы килешүгә кул куйдылар.
- Рөстәм Миңнеханов белән берлектә ике мөһим документ имзаладык. Беренчесе – уртак чик турында. Территориаль бәхәсләр калмады, күршелек һәм хезмәттәшлек өчен чикләр дә юк. Икенчесе – регионнарыбыз арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында Килешүне гамәлгә ашыру буенча 5 елга чаралар планы, - дип язды Телеграм-каналында Киров өлкәсе губернаторы.