Мәскәүдә узган конференциядә Фондның алдынгы эш юнәлешләре турында сөйләделәр

2023 елның 23 июне, җомга

16 июньдә Мәскәүдә юридик фәннәр докторы, профессор О.Л.Дубовик истәлегенә "Экология, җир һәм аграр хокук үсешенең заманча тенденцияләре"  VI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе үзде. Аны Россия фәннәр академиясенең Дәүләт һәм хокук Институты оештырды.

Әлеге чара әйләнә-тирәне саклау проблемаларына, әлеге өлкәдә хокук бозулар өчен каралган җаваплылык темасына багышланды. Конференциядә Фондның проектлар әзерләү бүлегенең экологик ярдәм секторы җитәкчесе Татьяна Копотева да катнашты. Ул "Генераль планнар эшләү: хокукый проблемалар һәм аларны чишү юлларын эзләү" темасына доклад белән чыгыш ясады.

Очрашуда Фонд эшчәнлеге һәм әйләнә-тирәне саклау өлкәсендә оешманың төп эш юнәлешләре каралды, табигатьне саклауга каралган законнарда бушлыклар пәйда булу проблемалары һәм аларны хәл итү юллары күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International