ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Киңәшмә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов җитәкчелегендә, «ТР пространство белешмәләре фонды» ДБУ һәм ТР Экология министрлыгы вәкилләре катнашында үзды.


14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2017 елның 7 ноябрендәге 603 номерлы боерыгы нигезендә, дәүләт һәм муниципаль оешмалар тарафыннан фондка тапшыру башкаручыда дәүләт контракты буенча эш нәтиҗәләре кабул ителгән көннән алып 14 календарь көн эчендә гамәлгә ашырыла.


3
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Росреестры «контактсыз технологияләр» үсешенә, ә аерым алганда, күчемсез милекне кадастр исәбенә алу һәм электрон теркәүне кертүгә зур игътибар бирә. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) һәм Беларусь Республикасының милек буенча Дәүләт комитеты коллегияләренең уртак утырышын ачу тантанасында хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән семинар узды. Сүз җирле үзидарәнең территориаль оешмасы турында барды.


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында эш группасы утырышы булды. Анда пространство мәгълүматлары электрон базасын формалаштыру һәм аларны шәһәр тирәлеге сыйфатын бәяләү бүлегендә югары вазифалы затларның нәтиҗәлеген бәяләү программасында куллану сораулары каралды.


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында авыл җирлекләре генераль планнарының тышкы кыяфәте, структурасын һәм эчтәлеген бердәм стандартларга китерү турында сөйләштеләр.


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе субъектлары арасында чикләрне билгеләү эше "Җир кишәрлекләрен һәм күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую"максатчан моделен тормышка ашыру кысаларында алып барыла. Бу күрсәткечне үтәү күчемсез милек объектларының дәүләт кадастр исәбен камилләштерүгә турыдан-туры йогынты ясый, бу, үз чиратында, регионнарның инвестицион климатын яхшырту критерийларының берсе булып тора.


7
август, 2019 ел
чәршәмбе

КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Капиталь төзелеш өлкәсендә актуаль мәсьәләләр» дип аталган кыска вакытлы квалификация күтәрү программасы үтте.


26
июль, 2019 ел
җомга

Бүген «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитеты җитәкчеләре, Татарстан Республикасы министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл» утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International