Татарстанда генераль план һәм җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләүчеләр стандартлар турында фикер алыштылар

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында авыл җирлекләре генераль планнарының тышкы кыяфәте, структурасын һәм эчтәлеген бердәм стандартларга китерү турында сөйләштеләр.

«Максима» ҖЧҖ һәм « Анжелика Мелентьева Артель проекты» ҖЧҖ генераль планнар һәм җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләүчеләр белән берлектә, РФ Икътисадый үсеш министрлыгының «Федераль әһәмияттәге объектларны, региональ әһәмияттәге объектларны, җирле әһәмияттәге объектларны территориаль планлаштыру документларында тасвирлауга һәм сүрәтләүгә таләпләр» боерыгына кушымтаны интерпретацияләү дөреслеге тикшерелде. Шулай ук, җыелучылар генераль пландагы объектларны күрсәткәндә, эшләүчеләрнең үз шартлы билгеләнешләреннән файдалану турында сөйләштеләр.

Генпланнарны эшләүчеләр җирле үзидарә органнар һәм Росреестр бирә торган мәгълүматтан файдаланалар. Бу хакта РФ законында да каралган.

Мәгълүматны актуальләштерү һәм территориаль планлаштыру документларының шәһәр төзелеше законнарының заманча таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерү максатыннан, Генпланнар һәм җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләүчеләрдән норматив-хокукый база турында мәгълүмат җыелды.

Киңәшмә ТР Президенты ярдәмчесе Рөстәм Мерзакреев, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм «Татарстан Республикасының пространство белешмәләре фонды»ДБУ вәкилләре катнашында үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International