Рөстәм Нигъмәтуллин ТР пространство мәгълүматлары фондын булдыру турында сөйләде

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Росреестры «контактсыз технологияләр» үсешенә, ә аерым алганда, күчемсез милекне кадастр исәбенә алу һәм электрон теркәүне кертүгә зур игътибар бирә. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) һәм Беларусь Республикасының милек буенча Дәүләт комитеты коллегияләренең уртак утырышын ачу тантанасында хәбәр итте.

Ул шулай ук «Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фонды» дәүләт бюджет учреждениесен төзү турында сөйләде. Әлеге учреждение бердәм региональ электрон картографик нигезнең һәм географик объектларның атамалары каталогы пространство мәгълүматларын исәпкә ала. Ул торак пунктлар, муниципаль берәмлекләр һәм Татарстан Республикасы чикләрен күрше субъектлар белән чиктәш җирдә кадастр исәбенә кую вәкаләтләре бирелгән. Ул торак пунктлар, муниципаль берәмлекләр һәм Татарстан Республикасы чикләрен күрше субъектлар белән чиктәш җирдә кадастр исәбенә кую вәкаләтләре бирелгән. “Росреестр эшчәнлегендә республика өчен мөһим юнәлеш - дәүләт җир күзәтчелеге, аның эшендә заманча җиһазлар, шул исәптән пилотсыз очу аппаратлары кулланыла”,-дип билгеләп үтте ТР беренче вице-премьеры.

Чара Казанда «Корстон»КСКК мәйданчыгында узды. Анда РФ Икътисади үсеш министры урынбасары – Росреестр җитәкчесе Виктория Абрамченко һәм Беларусь Республикасының милек буенча Дәүләт комитеты рәисе Андрей Гаев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International