Бүген «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитеты җитәкчеләре, Татарстан Республикасы министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл» утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.
Генераль планнарны, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен федераль закон таләпләренә туры китерү буенча нәтиҗәләр турында «Татарстан Республикасының Пространство белешмәләре фонды» ДБУ директоры Таһир Хөснетдинов сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта учреждение генераль планнарны һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре җирләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең Россия Федерациясе законнарына туры килү-килмәвен ачыклыу өчен, инвентаризация үткәрә. Шулай ук, «ТР Пространство белешмәләре фонды» ДБУ җирлекләрнең генераль планнарын эшләү һәм төзәтмәләр кертү буенча план булдырды.
«Түгәрәк өстәл» дә телевидениенең аналоглы тапшыруларга күчүенең әзерлеге, 2020-2025 елларга «җир асты чыганакларыннан авыл халкын сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү» программасы проектын эшләүгә кагылышлы берничә мәсьәлә чыгарылды.